World News

Балык бистәсе кызы Дилбәр Мусина Рәсәй чемпионатыннан өч бронза белән кайтты

Якташыбыз, спорт остасы Дилбәр Мусина кул көрәштерү (армрестлинг) буенча  Россия чемпионатыннан өч бронза медаль алып кайтты.

Ул быел 65 килограммлы үлчәү авырлыгыөнда көч сынашты һәм сул, уң кулы белән дә өченче урынга чыкты. Гомум зачетта да шул почетлы урынын саклап кала алды. Хәтерләсәгез, Дилбәр узган ел Россия беренчелегендә өченче, Ә Европада икенче призлы урыннарны үзенеке иткән иде. Аның җиңү копилкасындагы медальләр саны  инде иллегә җиткән. Афәрин, Дилбәр! 

Читайте на сайте