World News

Апрель уртасына Яңа Алпарда ФАПның яңа бинасын файдалануга тапшырырга җыеналар

Яңа Алпарда төзелеп килүче ФАПның  эчке эшләренә керештеләр. 

Республика программасы нигезендә быел Яңа Алпарда модульле ФАП төзү планга кертелгән иде. Модульле ФАПларны җыю буенча районыбызның “Строитель и К” төзүчеләре остарып җиттеләр. Алар урта мәктәп каршындагы участокта, ФАП корыласы урында, көзеннән нигез эшләрен башкарып калдырдылар. Менә ун көн элек әлеге нигездә кызу төзелеш башланды. Башта медпунктның стеналары бастырылды, аннан кыегы җыелды. Хәзер инде биредә эчке эшләргә керештеләр. Бинада электриклар эшли, канализация үткәрелә, суүткәргечләр салына. Бу көннәрдә медпунктны табигый газга тоташтыру эшләре дә башланачак. Төзүчеләр апрель уртасына ФАПның яңа бинасын файдалануга тапшырырга җыеналар.

Читайте на сайте