World News

Актаныш районында корал сатучыларны тотканнар

Татарстан  хокук сакчылары Актаныш районының Чуракай авылы янында Башкортстаннан килгән  3 кешене тоткарлый. 

Алар 1965 елда чыккан БМ 16 модель ау мылтыгын, ТОЗ-8М винтовкасын һәм төрле калибрдагы патроннар, Калашников автоматына магазин сатканда эләгә.

Тоткарланучыларның берсе элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларынча, тоткарланучыларга карата Җинаятьләр Кодексының 222 маддәсе буенча  җинаять эше ачылган. Барысына да 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Быел республикада 34 утлы корал әйләнештән алынган.

Читайте на сайте