World News

Әлмәт районы авыл җирлегенең элеккеге башлыгы гаебен таныган

Әлмәт шәһәре тикшерү бүлегендә элек Әлмәт муниципаль районының Колшәрип авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән 69 яшьлек Рим Галиевкә карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнде.
Ул хезмәт урыныннан явыз ният белән файдалануда гаепләнә. Тикшерүчеләр версиясе буенча, ул 2008 елның сентябрендә Колшәрип авылында яшәүче 7 кешегә һәркайсына 1000 кв. метр мәйданлы җир участогы бүлеп бирелүе турында ялган выпискалар биргән. Соңрак бу участокларга милек хокукы теркәлгән.
 
Тикшерү барышында Галиев гаебен таныган. Тикшерүче аннан тиешле тәртипне саклау һәм беркайда да китмәү турындагы кәгазьгә кул куйдырган.
 
Җинаять эше буенча җитәрлек кадәр дәлилләр тупланып, ул расланган гаепләү заключениесе белән судка тапшырылган, дип хәбәр итә ТР Тикшерү комитеты.

Читайте на сайте