World News

Югары Колчурино һәм Түбән Колчурино авыллары урамнарын яктырту эше төгәлләнде

Районда халыктан җыелган үзара салым средстволарына  авыл урамнарына яктырткычлар кую эшләре ахырына якынлаша. Күп авылларда бу хезмәтне  ике ел элек үк төгәлләделәр. Кайбер торак пунктларда баганалардагы яктырткычларны энергияне экономияле файдалана торганнарына алыштыру бара.

Югары Колчурино авыл җирлегендә бу эш соңга калыбрак башкарылды. Инде биредә дә ике Колчурино авыллары урамнарына яктырткычлар куеп чыктылар. Хәзер Катюшино авылын яктыртуга чират җитте.

Читайте на сайте