World News

Лениногорскилылар “Зарница – 2015”тә катнашты

14 апрель көнне Баулы шәһәрендә “Зарница – 2015” республика уенының зональ этабы булып узды. 
Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы районнарыннан килгән муниципаль этапта җиңүче дип табылган командалар катнашты. 
 
Ярышлар 7 этаптан торды. Һәр команда Ватан тарихы турында белгәннәрен сөйләде һәм пневматик мылтыктан ату, АК-74 мылтыгын сүтеп җыю, 1 мең метрга кадәр йөгерү, вакытка ОЗК костюмын киюдә осталыкларын күрсәтте. 
 
Нәтиҗәдә, Лениногорск командасы III урынны яулады. Котлыйбыз! 

Читайте на сайте