World News

Бала киемнәре сатам дип әлмәтле акчасыннан колак каккан

ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, кием сатам дип әлмәтле банк карточкасындагы акчаларыннан колак каккан.

36 яшьлек ир мәгълүматлар сайтына бала киемнәре сату турында игълан бирә. Берничә көн узгач,  аңа билгесез кеше шалтырата һәм  смс белән банк карточкасының саннарын язарга куша. 10 минуттан әлмәтленең телефонына акча салдыру турында смс хәбәр килә. Хәзер тикшерү бара. 

Читайте на сайте