World News

Лениногорскиның бер йортында мунча янган

19 апрель көнне 16 сәгать 11 минутта Лениногорск шәһәре Осипенко урамының бер йортындагы мунчада янгын чыга, дип хәбәр итә шәһәребезнең янгын сүндерү часте матбугат хезмәте. 
Янгынны 10 – 15 минут эчендә сүндерүгә ирешә янгын сүндерү часте хезмәткәрләре. Мунчаның 5 квадрат метр мәйданына зыян килә. Зыян күрүчеләр юк. 
 
(Фото вакыйга урыннан)

Читайте на сайте