World News

Исерек шофер көчле юл һәлакәтен китереп чыгарган

Chevrolet Niva машинасына исерек көе утырып шофер каршы як полосага чыга.

Кискен борылыш булуын да исәпкә алмыйча ул тизлекне арттыра һәм ВАЗ-2106 машинасы белән бәрелешә. ВАЗ пассажиры шунда ук җан бирә. ВАЗ машинасындагы башка пассажирлар да шактый имгәнү ала. Аның каравы, исерек шоферга берни дә булмый. Бу хәл Чирмешән районында була. Хәзер тикшерү эшләре бара.

Читайте на сайте