World News

Безнең Айгөл лауреат булды

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Язучылар берлеге тарафыннан уздырылган “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Бу чарада Әлмәт шәһәреннән 5 нче номерлы гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Айгөл Минхәерова  һәм 15 нче мәктәпнең 5 нче сыйныфы укучысы Раян Ханнанов та катнашты.

 Бәйге дәвамында алар “Шигърият” номинациясендә көч алыштылар һәм нәтиҗәдә Айгөл Минхәерова  лауреат исеменә лаек булды. 

Читайте на сайте