World News

Югалган укучы кызны юл чатыннан эзләп тапканнар

Февраль аенда Яңа Чишмә районы Урганча авылында өеннән чыгып киткән 15 яшьлек мәктәп укучысын полиция хезмәткәрләре, ниһаять, табып алган.

Мәскәү-Әстерхан трассасында юл чатында үзенә игътибар юнәлтеп барган җиреннән аны танып алалар. Аның сүзләренчә, ул Әстерхан өлкәсенең Ахтубә районына юл тоткан.

Аның белән качкан 33 яшьлек авыл егетенең кайдалыгы билгесез. Хәзер кызны балигъ булмаганнар өчен махсус оешмага урнаштырганнар.

Читайте на сайте