World News

Игътибар: һава торышы бозыла

24-25 апрельдә Татарстанда һава торышы бозыла. Бу хакта татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте

.

 

Барысына да актив төньяк-көнбатыш циклон сәбәпче. Әлеге циклонның фронталь өлешләре узган вакытта Татарстанда яңгыр, төнлә урыны белән юеш кар яву ихтималы зур. Җил дә көчәя – көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитәчәк.

 

24 апрель иртән һәм көндез, шулай ук  25 апрельдә уҗил тизлеге  секундына 23 метрга кадәрҗитеп көчәячәк. Җил һәм явым-төшем вакытында күз күреме начарлана.

Читайте на сайте