World News

Урсалыда яңа һәйкәл ачылды

Бүген Әлмәт төбәгендә барлыгы 68 мемориаль һәйкәл бар. Шуларның алтысы шәһәрдә, калганнары районда урнашкан. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан аларны төзекләндерү, реконструкцияләү, яңаларын төзү буенча районда зур эш башкарылды.

Узган ел 26 һәйкәл тәртипкә китерелгән иде. Бу эштә нефтьчеләр дә зур ярдәм күрсәтте. Урсалыда иске һәйкәл урынына төзелгән яңасы – нефтьчеләр бүләге. Бүген Урсалыда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар юк инде. Сугыштан исән кайтырга насыйп булганнары инде мәрхүмнәр. Тыл ветераннарының да сафы кими бара.

Һәйкәл ачу тантанасында чыгыш ясап “Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рияз Комаров, “Татбурнефть” УК ҖЧҖ директоры Ленар Нәҗипов  һәм башкалар һәркемгә тыныч күк йөзе теләделәр, Җиңү бәйрәме белән котладылар.   

Читайте на сайте