World News

Исерек хатын-кыз юл һәлакәтенә юлыккан

“ВАЗ-2114” машинасы йөртүчесе  39 яшьлек хатын-кыз тизлекне арттыра һәм каршысына килүче “Лада Гранта” машинасына “ышкылып”, юл чатына килеп төшә.

Бу хәл Түбән Кама районында Чистай- Түбән Кама юлында була. “Ваз-2114” машинасы белән идарә иткән хатын-кыз рульга исерек көе утыра. Аның янында булган 28 яшьлек хатын-кыз һәм  3 яшьлек бала сырхауханәгә озатыла. Бала махсус утыргычсыз булган.  Хәзер тикшерү эшләре бара. 

Читайте на сайте