World News

Прокуратура хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветеранын искә алдылар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында район прокуратурасы хезмәткәрләре дә катнаштылар.

9 май алдыннан алар прокуратура хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Андреевич Сухарев каберенә чәчәкләр салдылар. Аны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Петр Андреевич сугыштагы батырлыклары өчен Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнарына, медальләргә лаек булган.

Ул Балык бистәсе районы прокуратурасында тикшерүче булып эшләгән. Лаеш районының иске зиратында җирләнгән. Ветеранны искә алу чарасында оныгы да катнашты.

Фото:http://tvgorod.ru/33138-zavtra-proydet-ceremoniya-vozlozheniya-venkov-

Читайте на сайте