World News

15 апрельдән 15 июньгә кадәр балык тоту тыела

 yandex.ru 

 

“Уылдык” операциясе чорында –15 апрельдән 15 июньгә кадәр–балык тоту тыела.

Балыкларның уылдык чәчү вакытында район сулыкларында  бары тик бер кармак белән генә балык тотарга ярый. Анда да эләктергеч ыргаклар саны икедән артмаска тиеш. Ятьмә белән  мавыгучыларны 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф көтә. Быел тикшерүчеләр шундый законсыз куелган 20 ятьмәне табып алган. Былтыр үткәрелгән рейдлар вакытында законсыз балык тотучы 6 кеше административ җаваплылыкка тартылган булган.

Читайте на сайте