World News

Беренчелек безнекеләрдә

Өстәл теннисы буенча Азнакай мөхтәсибәте кубогына үткән  турнирда безнекеләр уңышлы чыгыш ясады. 
  Анда  Бөгелмә, Ленингорск, Азнакай һәм Сарман мөхтәсибәтләреннән иң көчле 16 спортчы катнашты. Турнир Коръән уку белән башланып китте һәм килгән кунакларның сәләмләү сүзләре белән дәвам итте. Командалар арасында беренче урынны Лениногорск мөхтәсибәте вәкилләре яулады, икенче урында Азнакай спортчылары, өченчегә  сарманлылар лаек булды. Җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Читайте на сайте