World News

Әлмәттә язгы чәчүне тәмамлыйлар

Район хуҗалыкларында  кыр эшләренең кызган чагы. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов белдергәнчә, бүгенгә  чәчү барлык мәйданның 80 процентында башкарылган.

“Чагылтау”, “Зәй”, Токарликов исемендәге хуҗалыклар иртә культуралар чәчүне төгәлләгән. Калган хуҗалыклар да аны бер-ике көннән тәмамлаячак. Аннан соң игенчеләр карабодай, кукуруз, судан үләне кебек культуралар чәчәргә керешәчәк.

Читайте на сайте