World News
Январь
2015

Новости за 18.01.2015

Радыё Свабода 

Эмоцыі крызісу: злараднасьць

Жывучы ў Расеі, адчуваеш, як яе накрывае ня толькі хваля эканамічнага крызісу, але і хваля эмоцыяў. Адна з эмоцыяў — злараднасьць. Піша Віктар Дзятліковіч

«Әлмәт таңнары» 

Тулы бер гаилә газ исенә агуланган

Ике өлкән кеше, 3 яшьлек, һәм нибары 11 айлык бала агуланган.

Гаилә Бөгелмәдә күпфатирлы йортта яшәгән. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, газ җиһазының дөрес эшләмәве һәм газ исе чыгып яту әлеге күңелсез хәлгә китергән. Гаиләне тиз арада шифаханәгә озатканнар. Табиблар аларның хәлен җиңелчә авырлыкта дип таныган. 

«Әлмәт таңнары» 

Хатын-кыз мәете табылган

Чаллының ГЭС бистәсендә хатын-кыз мәете табып алганнар.

53 яшьлек, ялгызы гына яшәгән ханым туганнарының шалтыратуларына җавап бирми башлагач, алар ишек ачтыру өчен ярдәм чакырта. Ишекне ватып кергәч, фатир хуҗасының мәетенә тап булалар. Хәзер хатын-кызның нидән үлгәнен тикшерәләр. 

«Әлмәт таңнары» 

Ир-ат урманга чаңгы шуарга киткән җиреннән югалган

Ул шикәр диабеты белән авырган булган.

52 яшьлек ир-ат аңын югалтып егылып, берничә сәгать карда яткан. Түбән Кама кешесе җомга көнне кич белән чаңгы шуарга киткән, ә төнлә полициягә аның абыйсы шалтыраткан. Шунда ук ир-атны гадәттә ул шуган участокта эзләү башланган. Берничә сәгатьтән полиция вәкилләре ярдәм сорап кычкыручыны ишеткән. Ачыкланганча, югалучының абыйсы аны эзләп табып, ярдәмгә чакырган. Ашыгыч ярдәм машинасы зыян күрүчене шифаханәгә алып киткән. Ир-ат сүзләренә караганда... Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Контейнерда яңа туган бала мәете табылган

Кендеге өзелгән нарасый полиэтилен пакет эченә салып ташланган.

Мәетне Чаллы кешесе чүп-чар түгәргә чыккач күргән һәм полиция чакырткан. Хәзер тикшерү эшләре алып барыла, баланың анасын эзлиләр. Судмедэкспертиза аның үле килеш тууын күрсәткән.

Чаллыда бу беренче очрак кына түгел. 2014 елның ноябрендә төзелеш территориясендә очраклы узып баручы бер бала мәете тапкан иде.

«Әлки хәбәрләре» 

“Росгосстрах Банк” ҖЧҖнең Базарлы Матак агентлыгы җитәкчесе итеп Фәрит Ибәтов билгеләнде

 pda.nakanune.ru 

“Росгосстрах Банк” ҖЧҖнең Базарлы Матак агентлыгы җитәкчесе итеп Фәрит Әсхәт улы Ибәтов билгеләнде.

Ул моңа кадәр “Россельхозбанк” системасында эшләгән.

Озак еллар “Росгосстрах”ның Базарлы Матак агентлыгын җитәкләгән Галина Павловна Сорина лаеклы ялга китүе сәбәпле вазыйфаларыннан азат ителде.

«Әлки хәбәрләре» 

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Рәшит Хәбибулллин)

Әбинең яраткан маллары

Безнең күршедә, машиналар да йөрми, кешеләр дә аз уза торган кечкенә тыкрыкта, ялгыз бер әби яши иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Рябинка исемле аклы-кызыллы төстәге сыер асрады. Бик тә ярата иде сөтбикәсен әбекәй.

Бервакыт әбинең хуҗалыгында кара төстәге бәрән пәйда булды.

–Йонын кыркып оекбаш-бияләй бәйләрмен,–дип сөйләп торды безгә әби “көтүенең” ишәюе уңаеннан. –Рябинкага да күңеллерәк булыр.

Чыннан да, бәрән белән Рябинка беренче көннән үк  бик нык дуслаштылар. Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Фатирдан чыгу өчен ханым ялган янгын турында хәбәр иткән

Балалары белән хатын-кызны бергә яшәүче ире бикләп куйган булган.

Алар берничә сәгать бүлмәдә утырган. Чарасызлыктан хатын янгын сүндерүчеләргә шалтыратып, фатирда янгын дип һәм берничә кешенең биредә булуын хәбәр итә. Казандагы күрсәтелгән адрес буенча килгән МЧС хезмәткәрләре янгынның юклыгын ачыклый. Ханым аларга мәсьәләне аңлатып бирә. Хәзер аны ялган хәбәре өчен административ җаваплылыкка тартачаклар.

«Әлки хәбәрләре» 

Шәхси хуҗалыклар былтыр эшкәртүчеләргә 6756 тонна сөт саткан

 Шәхси хуҗалыклар былтыр эшкәртүчеләргә 6756 тонна сөт саткан.

Бу аннан алдагы елга караганда 667 тоннага күбрәк. Сөт сатудан авыл халкы 104 миллион сум акча эшләп алган. Алпар, Түбән Әлки, Салман, Иске Камка, Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә яшәүчеләр сөтне аеруча күп тапшырган. 

ABCNews4 

Local compost company reduces waste by 100,000 pounds

The Charleston Green Business Challenge has more and more businesses around the Lowcountry thinking eco-friendly. Smart Recycle of South Carolina, a local composting company, says they've seen a spike in restaurants starting to compost.