World News

Әлмәттә эшмәкәрләрдән бурыч түләтәләр

Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе суд приставлары службасының Әлмәт районы бүлеге белән берлектә 18 майдан башлап «Бурычлары күп булган шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләтү айлыгы» акциясен үткәрә.

Әлмәттә 2415 шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына 1 апрельгә булган бурычы 114 млн сум тәшкил итә.

Айлык кысаларында базарлар, эре сәүдә үзәкләре буенча рейдлар үткәрү планлаштырыла. Бурычлыларның РФ чикләреннән чыгуын вакытлыча чикләү буенча эш көчәйтелде. «Юл приставы» аппарат-программ комплексы ярдәмендә юлларда тикшерүләр үткәрелә. Бурычлыларның милке (банктагы счетлары, фатиры, дача, гаражы, җир участоклары) турында белешмәләр җыела.

Читайте на сайте