Казанда «Иске Татар мәхәббәт» иммерсив спектакль-экскурсиясе күрсәтеләчәк
Казанда 20 июньдә «Иске Татар мәхәббәт» иммерсив спектакль-экскурсиясе була. Анда катнашучылар XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы атмосферасына чумып Иске Татар бистәсендә йөриләр. Шәһәр халкына территориянең истәлекле урыннары турында сөйләп кенә калмаслар, театр тамашасын да күрсәтәчәкләр.
Читать дальше...