VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» брендлы микроавтобуслары республиканың шәһәр һәм авыллары буйлап йөрүен дәвам итә. Агитация проекты кысаларында Татарстан халкына Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар һәм сайлаулар турында сөйлиләр, шулай ук аларны борчыган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр җыялар. Көн саен, дүшәмбе һәм сишәмбедән кала, агитаторлар 15 торак пунктны йөреп чыга. Бүген шуларның берсе Мамадыш районының Кече Сон авылы булды, дип хәбәр итә «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге матбугат хезмәте. Читать дальше...