World News

Әлмәттә экология фестивале узды

Бүген Әлмәттәге 35 нче балалар бакчасында “Эко–мәктәпләр/ Яшел әлем” Халыкара программасы кысаларында экология идеяләре фестивале узды.

Анда Әлмәтнең мәктәпкәчә белем бирү учережденияләреннән вәкилләр, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Брянск  өлкәләреннән килгән мәртәбәле  кунаклар катнашты. Сүз мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларга экологик тәрбия бирү турында барды. Кунаклар оешмаларда уздырылган төрле чаралар, ирешкән уңышлары белән уртаклаша алды. Шулай ук, конференция 16 мәктәп базасында да барды. Чарада  мастер-класслар узды, икенчел чималдан теккән киемнәр модасы керсәтелде. Килгән кунаклар балаларның үз куллары белән ясалган  кул эшләнмәләре күргәзмәләрен дә карый алды. 

Читайте на сайте