Милли Шура рәисе «Ульяновск өлкә ифтары-2026» чарасының мәртәбәле кунагы булды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск өлкәсенә килде. Анда ул эш сәфәре кысаларында «Ульяновск өлкә ифтары-2026» чарасының мәртәбәле кунагы булды. «Идел Спорт Арена» спорт сараенда узган әлеге мәҗлестә төбәк Губернаторы Алексей Русских да катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы яза.
Читать дальше...