World News

Илүзә Сираева Татарстан тарихы буенча олимпиада җиңүчесе

Базарлы Матак урта мәктәбенең  10 сыйныф укучысы Илүзә Сираева Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасында өченче урынны алды.

Әлеге бәйге башта дистанцион төстә үткәрелде. Анда  әйбәт нәтиҗәләр күрсәткән 2 мең укучы олимпиаданың киләсе этабында республикабыз тарихы буенча белемнәрен сынадылар. Илүзә – призерлар арасында. Аның укытучысы Евгений Мухин.

Читайте на сайте