World News

Әлмәт балаларын ни борчый?

Бүген Әлмәткә эшлекле визит белән балалар хокуклары буенча ТР вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина килде.

Аның катнашында зур конференция булды. Алдан язылган әлмәтлеләр дә аның белән күзгә-күз очрашып сөйләшә алды. Инвалид балаларны карау, оныкны опекага алу, йорт-җир проблемаларын хәл итү, бала хокукларын кире кайтару кебек мәсьәләләр каралды. Аннан Гүзәл Удачина балалар йортында, балалар сырхауханәсендә булды. Шәһәрнең 25 нче мәктәбенә һәм 1 нче балалар бакчасына сәяхәт кылды.

Читайте на сайте