World News

Әлмәттә олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр

 Яшьләр һәм балалар иҗаты үзәгендә олимпиадаларда катнашып, җиңү яулаган укучыларны һәм аларның укытучыларын бүләкләделәр. Быел Әлмәт районында барлыгы 38 686 укучы олимпиадаларда катнашкан. 

Шуларның 38е региональ һәм республика күләмендәгеләрендә призлы урыннар алган. Ә Лилия Харисова татар теле һәм әдәбияты теленнән Халыкара олимпиадада мәртәбәле 2 урынны яулаган.

Чарага район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин да килгән иде. Ул укучыларны җиңүләре белән котлап, киләсе елларга калган укучыларга да олимпиадаларда катнашып, сыйныфташлары кебек җиңүләр белән кайтуларын теләде.

Читайте на сайте