Югалган кеше суда батып үлгән
Кичә бер атна элек югалган 53 яшьлек чистайлының үле гәүдәсен судан табып алдылар.
Ул 24 май көнне Чистай элеваторында дежур торган вакытта гаип була. Эш вакытында кинәт юкка чыккан кешене эзләүне сорап туганнары полиция бүлегенә гариза яза.
Аны баржадан егылып төшеп суга батып үлгәндер дип фаразлыйлар. Коткаручылар тәүлегенә ике тапкыр яр буен тикшереп тора. Кеше югалуы турында балыкчыларга да хәбәр итәләр. Менә, ниһаять, кичә кич бер балыкчы суда кеше гәүдәсен абайлап ала. Туганнары аның югалган Юрий Костылев икәнлеген раслыйлар.