World News

Лениногорскиның иң яхшы комбайнчыларына премия биреп барылачак

Шушы көннәрдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов районыбыз авыл хуҗалыгы предприятиесе комбайнчылары арасында ярыш оештыру турындагы карарга кул куйды.
  Комбайннарның егәрлегенә карап, җиңүчеләр өч төркемгә бүленеп бүләкләнәчәк. Бер атна буе эшләү нәтиҗәсе буенча, иң күп суктырган комбайнчыга 1 мең сум премия һәм район башлыгының күчмә вымпелы тапшырылачак. Урып-җыю төгәлләнгәч, шулай ук әлеге чорда беренчелекне бирмәгән комбайнчыларга 5 мең сум күләмендә премия биреләчәк.

Читайте на сайте