World News

Һәрвакыттагыча “Алексеевскдорстрой”ның зур коллективы бу ялларда да эштән туктап тормады

Һәрвакыттагыча “Алексеевскдорстрой”ның зур коллективы бу ялларда да эштән туктап тормады:

Базарлы Матакта быел төзелгән юллар читләрен ныгыттылар эшчеләр. Шулай ук Базарлы Матак-Мамыклы трассасының 10-14 километрын төзеп бетереп куллануга тапшырдылар. Иске һәм Яңа Әнҗерә авылларын ышанычлы юл белән тоташтыруга керештеләр – ком түшиләр.

Җәмгыятьнең Әлки участогына соңгы вакытта гына әле 5 яңа “КамАЗ” машиналары кайтарылды. Хәзер участокта барлыгы 230 кеше хезмәт куя. Коллективта моңарчы шул кадәр кешенең эшләгәне булмаган әле.

Читайте на сайте