World News

Кибет киштәләреннән вакыты чыккан туклану продуктлары сатудан алынган

Халык зары урынлы
Бүген бик күп сәүдә нокталарында бәяләрнең туктаусыз күтәрелеп торуына һәм сатуда куллану вакыты чыккан азык-төлек товарлары белән сату итүләре хакында халыктан моң-зарны еш ишетергә туры килә.
 
Шушы көннәрдә генә район кулланучылар хокукын яклау оешмасына алынган сигнал буенча бер авыл кибетендә зур тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә халык зарының урынлы булуы ачыкланган, кибет киштәсеннән куллану вакыты чыккан 11 мең сумлык туклану продуктлары сатудан алынган.
 
Фото: www.erubtsovsk.ru

Читайте на сайте