Ильяс Галимов Казан Сабантуенда абсолют батыр булды
Бүген башкалабызда Сабантуй гөрләде.
Бәйрәм бизәге – көрәш буенча якташыбыз быел да сынатмады – ул абсолют батыр исеменә лаек булды. Келәмдә танылган көрәшчеләр Теләчедән Раил Нургалиев, Раил Мараков һәм әлмәтле Айвар Билалов та бил алышты. Ильясны җиңүе белән котлыйбыз!