World News

Мөселман уку йортлары өчен татар теле, әдәбият һәм тарих буенча олимпиада оештырыла

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк. Әлеге бәйге Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты башлангычы һәм ярдәме белән «2021-нче ел — Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында уздырыла.

ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, олимпиада өч юнәлештә — татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча оештырыла, аның төп максаты — татар телен өйрәнү, саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру, яшь буында телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, тел һәм сөйләм культурасын камилләштерү.

Бәйгенең төп шартлары буенча, урта һөнәри уку йортларыннан һәр номинациядә — берәр, югары уку йортларыннан өч студентка кадәр катнаша ала. Катнашырга теләүчеләр исемен, әтисенең исемен, фамилиясен, телефонын, электрон адресын, уку йортын, юнәлешен, эзләнү-тикшеренү эшенең темасын, укытучысын күрсәтеп, 2021 елның 1 апреленә кадәр  riitatkafedra@mail.ru  почтасына гариза җибәрергә тиеш.

Татар теленнән олимпиада язма формада тест һәм аерым биремнәрне башкару рәвешендә узачак. Тест үз эченә фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуациягә кагылышлы сорауларны ала һәм студентларның теоретик белемнәрен, аларны практикада куллана белү дәрәҗәсен ачыклауны максат итеп куя. 

Татар әдәбиятыннан олимпиада эзләнү-тикшеренү эшен яклау һәм вәгазь сөйләүдән гыйбарәт. «Татар әдәбияты һәм дин» юнәлешендә тема сайлап алу, 20 биттән артмаган хезмәт язып, 2021 елның 1 апреленә кадәр аны  riitatkafedra@mail.ru  почтасына җибәрү таләп ителә.

Олимпиада вакытында катнашучылар үзләренең эшләре буенча 5-7 минутлык чыгышлар ясаячаклар, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирәчәкләр. Аннары студентлар 10 минут дәвамында алдан әзерләнгән вәгазьләрен сөйләячәкләр. Татар халкы тарихыннан олимпиада тесттан һәм чыганаклар белән эшләүне күздә тоткан аерым биремнәрне эшләүдән гыйбарәт булачак.

Җиңүчеләр, призлы урын алучылар олимпиада нәтиҗәләре нигезендә, һәр өч юнәлештә аерым билгеләнәчәк.

Читайте на сайте