World News

Төмән өлкәсеннән Бәшировлар «Ел гаиләсе» бәйгесендә җиңгән

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Төмәндә бөтенроссия «Ел гаиләсе» конкурсында «Авыл гаиләсе» номинациясендә Төмән өлкәсенең «Хиләл» мөселман яшьләре берләшмәсе әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе, «Бердәм Россия» партиясенең Янтык авылы бүлекчәсе сәркатибе Раил Бәширов гаиләсе җиңде. «Бөтендөнья татар конгрессы» сайтында хәбәр ителгәнчә, июнь башында Төмәндә бөтенроссия «Ел гаиләсе» конкурсы тәмамланды. Быел ул алтынчы тапкыр узды. Бәйгене Балаларга ярдәм күрсәтү фонды, Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы оештыра. Бу — Бәшировлар гаиләсенең икенче җиңүе, алар муниципаль этапны да уңышлы үткән. Хәзер Раил һәм Юлиана балалар белән бергә конкурсның федераль этабына әзерләнә. Бәшировлар гаиләсенең уңышка ирешүенә дуслары да шат. Төмән өлкәсе мөселманнар Диния нәзарәте Раил Һәм Юлианага уңышлар тели, бәйгенең федераль этабында җиңеп чыгуларына ышана, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте