Казан-Чаллы юлында җиңел машина белән трактор бәрелешкәч, өч кеше үлгән
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Казан-Чаллы юлында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар сүзләренчә, Nissan внедорожнигы кырыйдагы уң як полосадан хәрәкәт иткән тракторга килеп бәрелгән. Каты бәрелешүдән соң, трактор бер ягына әйләнеп капланган, ә җиңел машина юл кырыендагы коймага килеп бәрелгән. «Внедорожникның йөртүчесе һәм ике пассажиры үлгән. Тагын бер кешене хастаханәгә китергәннәр», — дип сөйләде фаҗига шаһитлары.