World News

Татарстанның сайлау комиссияләре үз эшләрен җиренә җиткереп башкара

Татарстандагы сайлау комиссияләренең барысы да үз эшләрен җиренә җиткереп башкара. Урыннарда законнар тулысынча үтәлә.
Бу турыда  “2015 нче елның 13 сентябре – Татарстан Республикасында Бердәм тавыш бирү көне” Мәгълүмати үзәгендә уздырылган брифингта Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. 
 
- Халык бик актив. Бу күрсәткечкә һава торышы да, сайлауларны оештыруның югары дәрәҗәдә булуы да зур йогынты ясый, - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. 
 
Җитәкче китергән соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда төрле кандидат һәм партияләрдән барлыгы 4385 күзәтүче теркәлгән. 
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48674
 
Фото: http://crimerussia.ru/upload/iblock/a97/a971679f6f743a969a0ce48bdcdc5055.jpg?5580292616bff

Читайте на сайте