Түбән Камада «Айда» экстрим-паркы төзелеше дәвам итә
Быел Түбән Камада «Айда»экстрим-паркын төзекләндерү дәвам итәчәк. Тиздән биредә балалар өчен бетон боуллар барлыкка киләчәк — бассейнда роликлар, скейтлар, BMX белән шуу һәм шулай ук зур бетон парк — шуу һәм трюкларны башкару өчен бетон мәйданчыклар төзелә.
Парк экстремаль спорт яратучыларга проектланган. Мисал өчен, бала «Айда» паркына килә, трюклар өйрәнә башлый һәм күнекмәләрен үстерә. Бәлки ул Бөтенроссия ярышларында катнашыр дәрәҗәдә үсәр, ләкин экстрим-паркта аңа барыбер күңелсез булмаячак.Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Биредә тренерлар өчен бүлмә, кафе, универсаль мәйданчык, бәдрәф, каравыл бүлмәсе һәм прокат булачак. Бу эшләрнең барысын да сентябрьгә төгәлләргә планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, хәзер экстрим-паркта ике памп-трек гамәлгә ашырылган: берсе — яңа уенчылар өчен, икенчесе — тәҗрибәле спортчылар өчен. Шулай ук паркта скейт-парк барлыкка килде. «Айда» экстрим-паркын архитектура бюросы — Legato Sports Architecture проектлады һәм төзеде. Эш башланыр алдыннан архитекторлар җирле яшьләр мәдәниятенең төрле вәкилләре белән танышты һәм теләкләре турында сорашты.
Хәзер бу парк яшьләрнең иң яраткан урыннарыннан берсе: анда экстремаль спорт төрләрендә үзләрен сынап караучылар өчен дәресләр, мәдәни чаралар һәм ярышлар үткәрелә. Паркка Казаннан («УРАМ» экстрим-паркыннан) тренерлар килә һәм мастер-класслар оештыра. Шулай ук паркта монохромлы экобүлмәләрдә фоторәсемнәр ясарга була.
«Айда» экстрим-паркы яшьләрне җәлеп итү урыны гына түгел, ә яшьләрне шәһәрдә калырга мотивацияли алыр, дип ышана белгечләр. Бу шәһәр үсешендә яңа борылыш, креатив буын үсешенә этәргеч булачак.