«Шәһри Чаллы» журналистының беренче китабы чыкты
Татарстан китап нәшриятында «Шәһри Чаллы» газетасы журналисты Айзирә Имамованың «Хыялыма таба барам» дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.
Китапның редакторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан китап нәшриятының нәфис әдәбият бүлеге мөдире Газинур Морат. Бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасында хәбәр ителә.
Китапка Айзирә Имамованың 43 шигыре кергән. Авторның иҗатында гадилек, кызыклы уй-фикерләр, күңел күзен үзенә тартып торган нечкә тоемлау, җанлылык чагыла.
«Без, редакция коллективы, Айзирәне ихластан котлыйбыз, иҗатында уңышлар телибез», диелгән хәбәрдә.