Алабугада яшәүчеләргә умарта кортлары очуын 29 июльгә кадәр чикләргә киңәш итәләр
Алабугада яшәүчеләргә умарта кортлары очуын 29 июльгә кадәр чикләргә киңәш итәләр. «Аммоний Агротехнологияләр» ҖЧҖ рапс чәчүлекләрендә корткычлар белән көрәшергә ниятли.
22, 23 һәм 24 июльдә Бехтерево авыл җирлеге территориясендә, 24 һәм 25 июльдә Татар Чаллысы авыл җирлеге территориясендә чәчүлекләр кичен һәм төнлә эшкәртеләчәк. Бу турыда «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.
Шулай да, бал кортларының сәламәтлеген һәм бал сыйфатын саклау максатында, 29 июльгә кадәр бал кортларының очуын чикләргә кирәк.