World News

Армиядән калу өчен табиблар бер егетне 50 меңгә яссытабанлы иткән

50 мең сумга 21 яшьлек егетнең язмышын хәл итәргә җыенган табибларны хәзер хөкем карары көтә.
Казанда өч табиб үзара сөйләшеп, егетне «өченче дәрәҗә яссытабанлылык» диагнозы белән армиядән алып калмакчы булганнар. Агымдагы елның 13 июлендә егеттән 50 мең сумны алалар. 20 меңен республика клиник шифаханәсе табиб-рентгенологына бирәләр. Анысы үз чиратында коллегасына 10 мең сум ришвәт хакына медицина заключениесе бирүен үтенә.
 
15 июльдә сәламәтлек торышын тикшерү турындагы акт күчермәсен иясенә тапшырган вакытта аларны тоткарлыйлар. Өчесе дә гаебен таный. Җинаять эше Казанның Идел буе судында каралачак.
 
http://prokazan.ru/

Читайте на сайте