Татар дин әһелләре җыены: Көнбатышны "иблис"ләштерү, татар шәкертләре кимү һәм дини китапларны тыюга зарлану
19-20 май Казанда XIII Татар дин әһелләре җыены узды. Пленар утырышта Русиянең 77 төбәгеннән 1 мең делегат катнашты. Җыен ислам мәгарифенә багышланса да, чыгыш ясаучылар Русия хакимиятенең пропагандасын алга сөрде.