World News

Әлмәт төрмәсендә дин өйрәнәләр

Әлмәт районы мөхтәсибәте 8 нче төзәтү колониясендә моннан ун ел элек ачылып, бүгенге көндә дә эшләп килүче «Йосыф» мәчетендә Коръән укучылар һәм азан әйтүчеләр бәйгесе оештырды.

Имам-мөхтәсиб Фәһим Әхмәтҗанов, бәйгене ачып, хөкем ителгәннәргә Коръәнне өйрәнүнең мөһимлеген әйтте һәм алган белемнәренең киләчәк тормышларында дөрес кыйбла сайларга ярдәм итүен теләде.

Коръән укучылар арасында түбәндәгеләр җиңде: Одина Исманов – 1 нче урын;
Байлар Алиев – 2 нче урын; Вадим Сираев һәм Мансур Прохоров – 3 нче урын.

Азан бәйгесендә: 1 нче урында – Вадим Сираев;
2 нче урында – Акрамджан Давранов;
3 нче урында – Байлар Алиев һәм Наил Фәйрушин.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Мәчеттә шулай ук православие динендәгеләр өчен гыйбадәтханә дә эшләп килә.

Читайте на сайте