World News

Бураннардан соң Татарстанга -25 градуслы салкыннар килә

Иртәгә, 22 гыйнварда, һава температурасының кинәт төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Республикада дүшәмбе төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасының -25 градуска кадәр төшүе фаразлана, дип белдерә синоптиклар.

Төнлә Татарстанның кайбер районнарында бераз кар яварга мөмкин һәм буран саклана, буран вакытында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана, шулай ук көчле җил, тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга якынлашып килүче салкыннарда иминлек кагыйдәләре турында искә төшерә.

Читайте на сайте