Дубайда Сабан туе узды
Кичә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программага билбау көрәше, төрле милли уеннар һәм мастер-класслар, татар артистлары катнашында концерт, маркет зонасы, милли ризыклар тәкъдим ителгән зона, татар җыр-биюләре керде һәм танылган татар драматургы Туфан Миңнуллин пьесасы мотивлары буенча төшерелгән «Әлдермештән Әлмәндәр» фильмы күрсәтелде.
Сабан туенда шулай ук Татарстаннан килгән махсус кунаклар – җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Раяз Фасыйхов катнашты.