World News

Дмитрий Второв: Парламент эшчәнлеген яктыртуны дәвам итәчәкмен

Дмитрий Второв: Парламент эшчәнлеген яктыртуны дәвам итәчәкмен

Быел көз Дәүләт Советына сайлау узачак. Алдан тавыш бирүдә катнашкан ДТРК «Татарстан»да «Парламент хәбәрләре» программасы җитәкчесе Дмитрий Второв үз теләк-хыяллары белән уртаклашты.

Бу бит әле – алдан тавыш бирү генә… Әгәр узсам, нинди закон кабул итәргә теләвем кайсы комитетта эшләүгә карый инде. Минем күңелгә социаль блок якын. Мәдәният, мәгариф, социаль сәясәттә министрлыклар белән төгәл хезмәттәшлек булырга тиеш. Бәлки, яңа закон түгелдер, ә кайсыдыр законнарны көчәйтергә кирәктер. Проблема, бурычлар аз түгел.

Шансларга килгәндә, сайлаучылар ничек хәл итәр инде. Минем эш ничә еллар парламент белән бәйле. 2005 елдан «Парламент хәбәрләре» тапшыруын алып барам. Парламент, комитетлар эшен актив яктыртам. Парламент журналистикасы ул шактый катлаулы, чөнки тамашачыларга законнарны, карарларны сәяси телдән гади телгә күчереп сөйләргә кирәк. Парламент эшчәнлеген яктыртуны дәвам итәчәкмен.

Депутат булырга теләүче милләттәшебезнең уй-хыялларын «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина белеште.

  • «Бердәм Россия» праймеризы: кемнәр депутат булырга тели, һәм алар нәрсәләр тәкъдим итә?

Читайте на 123ru.net