World News

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанның Навои шәһәренә килде

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанның Навои шәһәренә килде

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанның Навои шәһәренә килде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан лидерын халыкара аэропортта Навои өлкәсе хокимы, Үзбәкстанның энергетика министры һәм Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары каршы алды.

Республика Рәисе программасында берничә предприятиегә бару, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышу өчен өлкә җитәкчелеге белән очрашулар бар.

Читайте на 123ru.net