World News

Татарстанның элеккеге вице-премьеры Энгель Фәттаховның кулга алыну вакытын озайттылар

Бүген Чаллы шәһәр судында Татарстанның элеккеге вице-премьеры һәм республиканың элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттаховның кулга алынуын озайту турындагы эш буенча тыңлау булды.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Гаепләнүче 22 майдан бирле сак астында. Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның мартыннан 2020 елның сентябренә кадәр Фәттахов «Спецстрой» җитештерү-төзелеш фирмасы белән 21,8 миллион сумлык гомуми суммага шәхси йортын реконструкцияләү турында килешә. Моның өчен Фәттахов районда махсус объектлар төзү өчен подряд килешүләре төзүдә үзенең ярдәмен вәгъдә итә. Эштә «Спецстрой» компаниясе ремонтлаган Актаныш районының «Яшьлек» яшьләр үзәге катнаша.

Энгель Фәттахов үзенең карьерасын 1983 елда инженер-контролер вазифасыннан башлый. 1995 елда Сарман районы администрациясе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 1998 елда Актаныш районына кайта, биредә район администрациясе башлыгы була. 2012 елдан 2017 елга кадәр Фәттахов ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын үти. 2018 елдан 2022 елга кадәр Татарстанның Актаныш районы башлыгы була – нәкъ менә шул вакытта, тикшерү версиясе буенча, җинаять эпизодлары кылынган да инде.

Кулга алынып ике айга сак астына җибәрелгәч, элеккеге түрә суд карарына шикаять белдерергә тырышып карады, әмма тикшерү изоляторыннан чыгып, өй арестына китә алмады.

Бүген Фәттаховны судка конвой белән алып килделәр. Аңа сүз биргәч, хисләре өстен чыгып, ул хәтта елап ук җибәрде.

«Минем ришвәт алуга катнашым булуы турында бер генә факт һәм дәлил дә китерелмәде. Тагын бер кат кабатлыйм – мин бернинди дә ришвәт алмадым, әлеге фирмаларга бернинди өстенлекләр дә күрсәтмәдем», - дип белдерде Фәттахов судта.

Фәттаховның ничек кенә гаепсезлеген исбатларга һәм кулга алынудан азат ителергә тырышуына карамастан, суд элеккеге түрәнең кулга алыну вакытын 21 сентябрьгә кадәр озайту турында карар кабул итте.

Читайте на 123ru.net