World News

Лукашенко Казанда БРИКС саммитында катнашачак

Белоруссия лидеры Александр Лукашенко октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитында катнашачагын белдерде. Белоруссия Президентының планнары турында республиканың тышкы эшләр министры Максим Рыженков сөйләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Рыженков БРИКС кысаларында берләшкәндә «партнер» яки «күзәтүче» терминын юридик яктан ныгыту өстендә эшләүләрен әйтте. Ул Казанда саммит башланыр алдыннан бу терминнарның тулысынча формалашуына өмет белдерде.

Спикер аңлатканча, элек үткәрелгән сөйләшүләрне исәпкә алып, БРИКС әгъзалары Беларусь Республикасын әлеге оешманың беренче партнерлары исемлегенә кертү турында килештеләр. Партнерларның гомуми саны 10 дан артмаячак дип көтелә.

Сан буенча уналтынчы БРИКС саммиты республика башкаласында 22-24 октябрьдә узачак. Чарада якынча 30 делегация катнашырга планлаштыра. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру — республика өчен зур хөрмәт һәм җаваплылык.

Читайте на 123ru.net