World News

Миңнеханов Волгоград өлкәсендәге гадәттән тыш хәлгә бәйле кайнар элемтә турында искәртте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча һәм Россия тимер юллары кайнар элемтә номерларын урнаштырды.

Искәртик, гадәттән тыш хәл бүген Волгоград өлкәсендә Гремячая – Котельниково станцияләре арасында килеп чыккан. Россия тимер юллары мәгълүматлар буенча, «КамАЗ»ның йөртүчесе, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозып, якынлашып килүче поезд алдына килеп кергән. Машинист туктарга тырышып караса да, нияте барып чыкмаган һәм поезд йөк автомобиленә килеп бәрелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, поездда 813 кеше булган, алар арасында балалар да бар.

«Тимер юлдагы юл-транспорт һәлакәте мәсьәләсе буенча Волгоград өлкәсендәге хезмәттәшләребез белән даими элемтәдә торабыз. Поездда Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да кешеләр бар иде», - дип язды Миңнеханов постта.

Ул шулай ук өлкә губернаторы Андрей Бочаров белән телефоннан сөйләшүен искәртте.

«Урында зыян күрүчеләргә барлык кирәкле ярдәмне оператив рәвештә күрсәтәләр. Аларның туганнары һәм якыннары өчен Россия тимер юллары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кайнар элемтә телефоннары ачык» - диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net