World News

Чаллының волонтер кызлары махсус операциядәге хәрбиләргә 400 тонна гуманитар ярдәм илткән

Чаллының волонтер кызлары махсус операциядәге хәрбиләргә 400 тонна гуманитар ярдәм илткән

Волонтерлар Чаллы хәрбиләренә актив ярдәм итеп тора. Әйтик, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз 16» төркеме махсус хәрби операция башланганнан бирле эшли. Активистлар хәрбиләргә адреслы һәм гуманитар ярдәм җыюдан тыш, аны үзләре илтеп бирә. Хәзер алар чираттагы посылкаларны формалаштыра һәм барысын да шәхсән тапшыру өчен яңадан алгы сызыкка җыеналар.

Хәрбиләр өчен һәр тартмага печенье, чәй, тушенка, макарон һәм ярмалар, перчаткалар, оекбашлар һәм башка бик күп нәрсәләр салалар. Ике ел эчендә Екатерина Шульга, Гүзәл Гафиятуллина һәм Анна Артемьева тагын да якынайган. Барысы да уртак эш өчен — Җиңү өчен, ди кызлар.

Алар хәрбиләргә 400 тоннадан артык йөк ташыган. 2022 елда алар тепловизорлар, транспорт алып килсә, хәзер активисткалар квадрокоптерлар да, төрле төзелеш материаллары да илтеп бирә.

Читайте на 123ru.net